Вәт Рифат Зариповка рәхәт. Һаман абыйлары белән бер фатирда өч гаилә яшәп яталар икән. Чын сүз микән бу?
- Әйе, элек хәтта өчебезгә бер фатир иде. Өч гаилә бер почмакта яшәдек. «Сез – туганнар, ярар, ә менә хатыннарыгыз ничек шундый шартларда яши», – дип сорый иде күпләр.
Бик яхшы, чөнки килендәшләр безгә караганда да татурак. Беркайчан да: «Син кем, мин кем», - дип яшәмәдек. Тәрбиядән шулайдыр дисәң, әти-әни безне «шулай итегез» дип, кысаларда тотып үстермәде. Бәлки алар мисалында күреп, шуны сеңдергәнбездер. Әмма без – өч туган – аергысыз. Уртанчы абыем – Илгиз – төркемебезнең администраторы, олысы – Илдус – машина йөртүче, музыкант. Нинди эш бар, барысын да эшлибез. «Мин – хуҗа» дигән әйбер, гомумән, юк. Һәркайсыбыз директор: минем дә ялгышкан чаклар була, мине дә төзәтәләр, һәм, киресенчә.
– Килендәшләр үзара бик тату, дидегез. Ә килен-каенана мөнәсәбәтләре сездә ничегрәк?
– Әни өч киленен дә үз балалары кебек якын күрә. Озак күрешми торсалар, төннәр буе сөйләшеп чыгалар: көлешәләр, гәпләшәләр... Нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлап утырган юк, әмма читтән караганда, ахирәтләр кебек, - дип әйткән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган