Благовар хәбәрләре
+22 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
9 Августа 2019, 12:40

Элвин Грей концертына кеше килсен, дип, клубларны ябып тотканнар, ди...

Элвин Грейның Бөрҗән районындагы концерты тирәсендә әлегә кадәр шау-шу тынмый.

Элвин Грейның Бөрҗән районындагы концерты тирәсендә әлегә кадәр шау-шу тынмый.
Җырчы концертка республика башлыгыннан да күбрәк сакчы белән килгән, дип гаепләгәннәр иде. Соңрак Бөрҗән районының социаль төркемендә, халыкны күбрәк китерү өчен авыл клубларын бикләп куйганнар, дип гаепләп яздылар.
"Сәлам. Минем берүземә генә шулай тоеламы? Элвин Грей килер алдыннан ике атна буе авыл клубларында дискотекалар үткәрмәделәр. Кайсы авылга барма, гел бикле клублар. Клуб хезмәткәрләре, әллә сезгә фәрман булдымы, тансы-мансылар үткәрмәскә, дигән, концертка кеше күп килсен, дип?"
"Шулкадәр акчага билет алып, кем килсен? Элекке замандагы кебек мәгънәле җырлар булса, бер хәл..." - дип җавап биргән аңа берәүсе.
Бөрҗән районы төркемендә шушындый язма барлыкка килде. Элвин Грейны яратучылар һәм клубта эшләүчеләр моны инкарь итә.
"Сезгә танцы булды ни, булмады ни, элекке кебек яшьләр клуб эчендә биеми бит хәзер. Бездә клуб ачык тора, эчтә иң күбе 3-4 кеше, калганнар тышта машинада музыка акыртып тора. Клубны биклим, дисәң, ябырылып киләләр, бикләми торыгыз, дип. Үзегез урамда йөрер булгач, нигә сезгә ачык клуб?" - дип язган клуб хезмәткәре Рәзилә.
"Ул сездә генә түгел. Эчтә яшьләр булса да, телефоннарына текәлешеп утыралар. Бию уйларында да юк. Әллә музыка тыңларга киләләр инде?" - дип яклаганнар клуб хезмәткәрен.
Калганнар, клуб ачык булырга тиеш, дип яза.
Элвин Грей килү сәбәпле япканнармы клубларны, әллә инде клуб хезмәткәрләре үз эшләрен эшләп бетермәгәнгәме - ул сорау җавапсыз калган, дип яза "Интертат".
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас