Благовар хәбәрләре
+23 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
8 Августа 2019, 06:35

Әнвәр Нургалиевларда нинди шатлык ул?

Җырчының хатынының күптәнге хыялы тормышка ашкан бит!

Җырчының хатынының күптәнге хыялы тормышка ашкан бит!
Гаилә Уфаның Октябрь проспектында пекарня ачкан икән.
"Хатыным гел үз эшен ачарга хыялланды. Һәм ул хыял тормышка ашты. Менә өч елдан артык яраткан эше белән шөгыльләнә. Һәм бик яхшы шөгыльләнә дияргә кирәк.
Безнең пекарняның үзенчәлеге шунда: хатыным үзенең яраткан рецептлары буенча бернинди тәмләткечләр, буяулар, химия кушмый пешерә. Монда төрле бәлешләргә һәм башка тәмлүшкәләргә заказ бирергә була", дигән ул.
Әнвәргә язылучылар инде пекарняга барып килүләре, төрле бәлешләр сатып алулары белән уртаклаша. Бииик тәмле, ди.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас