Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
8 Августа 2019, 13:02

“Клон”дагы Жади һаман кызлар кебек!

40 яшьне узган популяр сериал героинясын әле дә мәктәп укучысына тиңлиләр.

40 яшьне узган популяр сериал героинясын әле дә мәктәп укучысына тиңлиләр.
Бразилиядә 2001 елда төшерелгән “Клон” сериалы Русиядә 2004 елда күрсәтелде. Фильмның төп героинясын безнең ил кешеләре бик яратты. Әле дә аның белән кызыксынучылар, интернеттан Джованна Антонеллиның тормышын күзәтеп баручылар күп.
“Клон”да төшкәннән соң, Джованна сериалда Лукас ролен уйнаучы Мурилу Бенисога кияүгә чыга, ләкин аларның никахы тиз таркала.
Джованна бераздан Америка бизнесменына кияүгә чыгып, АКШка күченеп китә. Ләкин популяр актрисаның бу никахы да дүрт ай гына дәвам итә.
Әле Джованна режиссер Леонардо Ногейра белән яши. 2010 елда ул аңа ике кыз бүләк итте. Бала тапканнан соң Джованна озак ябыга алмады. Ләкин махсус диетада утырып һәм спорт белән шөгыльләнеп, ул үзен элеккечә зифа гәүдәле итүгә барыбер иреште.
Инстаграмда урнаштырган соңгы фотоларының берсендә Джованна кояшта кызына. Аның шома, төз гәүдәсенә күпләр соклануын белдергән, хәтта мәктәп укучысы белән тиңләгән.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас