Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Мәдәният
7 Августа 2019, 06:29

"Хәниякәем киткәнгә ике ел!"

Эстрадабызның йолдызы, җырчы Хәния Фәрхинең көтмәгәндә арабыздан киткәненә ике ел булды. Чыннан да, көтелмәгән хәл булды ул, күбебез әле дә ышанып бетми.

Эстрадабызның йолдызы, җырчы Хәния Фәрхинең көтмәгәндә арабыздан киткәненә ике ел булды. Чыннан да, көтелмәгән хәл булды ул, күбебез әле дә ышанып бетми. Хәния җырлары, моңы, елмаюы һәрвакыт безнең белән! Ахирәте Гөлнур Айзатның сагыш тулы шигыре дә нәкъ шундый хисләр белән тулы. Әйдәгез, бергә искә алыйк яраткан җырчыбызны, дип яза “Сөембикә” журналы.
Хәниякәем киткәнгә ике ел!
Ике елда таңнар синсез атты,
Шәфәкъ батты синсез – йә, нигә?!
Күңелләрнең моңлы кошы идең,
Юксынабыз сине, Хәния!
Сәхнә тулы җырчы, тик йөрәк – буш!
Синең урын һаман тынлыкта...
Син җыр итеп көттең гомереңне
Ышанмыйбыз синең юклыкка...
Күз алдында һәр чыгышың, бәгырь!
Елмаюың – кояш нурлары!
Меңләгәннәр йөрәгендә яши
Хитлар булып гүзәл җырларың!
Кеше китә - җыры кала, диләр,
Җырлар гына басмас сагышны.
Тарихларга кереп калдың, бәгырь,
Җырга күмеп серле язмышны...
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас