Данир Сабировны үпкәләтергә генә торалар бит әй. Үзе дә инде дәү-дәү абзыйларына пародия эшләгән булып ачуларын китерә.
Берзаман Салават Фәтхетдинов та аны үпкәләткән, ди. Данир Сабиров, үзенең бер әңгәмәсендә үткәннәрне искә алып, балачак, студент чаклары һәм җырчылар белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгән.
– Миңа калса, пародияне барысы да ярата һәм аның нинди булуына карамастан, елмаю белән кабул итә. Салаватның үзендә укыгач, ул да горурланып кына карый. Студент чагында Салават мине үпкәләр дәрәҗәгә җиткерә иде. “Үзбәк!” (минем әтием үзбәк) дип бер акырып җибәрсә, калтырап куясың. Хәзер бер дә куркып тормыйм, йөзенә карап, турысын бәреп әйтәм! - дип искә ала ул.
Бу хакта "Матбугат.ру" язган.
Әлеге пародияләр белән ул Салаваттан үч ала микәнни, дигән уй туарга мөмкин...
"Кызыл таң" сайтыннан алынган