Благовар хәбәрләре
+30 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
6 Августа 2019, 12:18

Филүс Каһиров шаккатырды...

"Матуркай" дип хатыныннан башка тагын кемгә дәшә ул? Әллә соң...

"Матуркай" дип хатыныннан башка тагын кемгә дәшә ул? Әллә соң...
Киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы Филүс Каһиров халык күңеленә татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче буларак үтеп керде. Ул - Рәшит Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестиваленың Гран-при иясе, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты. Кыскасы, иң яраткан җырчыбыз.
"Матбугат.ру" билгеләвенчә, бу көннәрдә Каһировлар гаиләсендә көтелмәгән һәм сөенечле вакыйга булган. Җырчы өр-яңа машина сатып алган. Машинаның да ниндиен әле - "Лексус" маркалысын. "Тест-драйв кына үтәсебез килгән иде дә... Эээээээх, бер яшибез бу якты дөньяда дип, кинәттән алырга булдык бу матуркайны", - дип уртаклаша Филүс Каһиров.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас