Благовар хәбәрләре
+22 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
2 Августа 2019, 12:27

"Мәчеткә кердем. Ишетәм, Зәмирә Рәҗәпова акыра..."

Яки ни өчен Габделфәт Сафин Стәрлетамак шәһәрен урап уза.

Яки ни өчен Габделфәт Сафин Стәрлетамак шәһәрен урап уза.
"Татар-инфом" хәбәрчесе белән әңгәмәсенә ул үзе моны болай дип аңлата:- Стәрлетамакта банкетка кыстый торган кешеләр бар иде. Алардан мин бик таз арада арындым, чөнки аларның кирәкмәвен аңладым. Әлеге шәһәрне, гомумән, гастрольләр исемлегеннән сызып аттым.
Зәмирәгә нигә ачуы килгән абзаңның? Хәер, аңа түгел, банкетларда җырлауга ныграк ачулы икән лә...
- Мин җырлап торам – калганнар ашый. Нәрсә инде бу? Тамадалардан мин, гомумән, гарык. Хәләл туй үткәргән булалар. Хәтта никахларны да бозалар. Берсендә мәчеткә кердем. Ишетәм: Зәмирә Рәҗәпова рәхәтләнеп микрофонга акыра. Мин мәчеткә тынычлык эзләп килдем, ә монда туй бара. Нәрсәгә ул?!
Холкы кыркурак икән... Ә тавышы үзенчәлекле, моңы - халыкныкы җырчының!
"Кызыл таң" сайтыннан алынган.
Читайте нас