Благовар хәбәрләре
+30 °С
Облачно
ВКОК
Мәдәният
2 Августа 2019, 13:23

Гүзәл Уразова ирен арендага биреп торырга булган

Үзенең инстаграм аккаунтында ул "Бер сәгатьлек ир" кирәк булса, языгыз дигән.

Үзенең инстаграм аккаунтында ул "Бер сәгатьлек ир" кирәк булса, языгыз дигән.
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова пәнҗешәмбе саен инстаграмында авито оештыра икән. Биредә ул керткән язма астына кешеләр кем нәрсә сата, кемгә нәрсә алырга кирәк - барысын да яза. Бу юлы Гүзәл Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты, ире Илдар Хәкимовны эшче амплуасында тәкъдим иткән. Аның фотосын урнаштырып, болай дип язган:
"Бүген - пәнҗешәмбе һәм традиция буенча #авитоуразовой. Бу атнаны мин сезгә үзем дә эшче тәкъдим итәргә булдым - #мужначас. Кемдә нинди эш бар, заявкаларыгызны калдырыгыз".
Заказчылар да табылган: "Номерыгызны языгыз әле, ничек заказать?", "Күпмегә эшли "бер сәгатьлек ир"егез, бер сәгатьтә өлгерәме?", "Урманга барырга кирәк, утынга, биреп тор әле", - дип язган алар.
Шулай инде, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Җырчыларның да кулыннан эш килә икән бит!
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас