Күренекле Русия язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Аксаков фонды җитәкчесе Михаил Чванов үзенең 75 яшен билгеләде. Республика йортында узган очрашуда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров язучыны юбилее белән котлады.
Очрашуда Радий Хәбиров мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм әдәбият өлкәсендә югары казанышлары, озак еллар намуслы хезмәте өчен Михаил Чвановны Салават Юлаев ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куюын хәбәр итте.
«Радий Фәрит улы үзенең үтә киеренке эш графигында минем белән очрашу өчен вакыт тапканы куанычлы. Минем өчен бу бик гаҗәп, – дип сөйләде Михаил Чванов. – Без хәзерге заман мәсьәләләре турында сөйләштек, чөнки Аксаков фонды эшчәнлеге безнең гомум эш юлына керә. Мәсәлән, Уфада якташыбыз, диңгездә йөзүче Валериан Альбанов хөрмәтенә музей оештыру идеясен Аксаков урамында истәлекле сквер белән тулыландырырга тәкъдим ителде. Шулай ук, 2020 елда язучы Сергей Тимофеевич Аксаковның улы — Уфаның беренче губернаторы Григорий Аксаковның тууына 200 еллыкны билгеләү буенча планнар турында сөйләштек. Радий Фәрит улы фондның Гражданнар сугышында югалган Алла Анасы Табын иконасын эзләү проектын хуплады. Бер сүз белән әйткәндә, уртак планнар күп. Эшләячәкбез».
БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова юбилярга РФ мәдәният министры Владимир Мединский исеменнән котлау хатын тапшырды.
Михаил Чванов 1944 елда Салават районында Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсендә туган. БДУның филология факультетын тәмамлаган. Яшьләр гәзитендә, төзелештә, мәгарәдә спелеолог булып эшләгән, берничә вулканга төрле экспедицияләрдә катнашкан.
Михаил Андреевичның фидакарь хезмәте һәм әдәби эшчәнлеге дәүләт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән. Аңа РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән почетлы исем бирелгән. Ул – Почет һәм III дәрәҗә Сергий Радонежский орденнары кавалеры. С.Т.Аксаков исемендәге Бөтенрусия әдәбият премиясенә, Русиянең Язучылар берлеге һәм изге Иоанн Златоуст фонды премияләренә, Русия Язучылар берлегенең I дәрәҗә Зур әдәби премиясенә, Бөтенрусия “Александр Невский” тарихи-әдәби премиясенә лаек булган. Уфа шәһәренең почетлы гражданины.
Язучының “Крест мой?” автобиографик китабындагы сүзләре иҗат серенең ачкычы булып тора: “Мин, С.Т.Аксаковның крестьяннары белән бер үк вакытта диярлек Урал буена һәм Уралга күченеп килгән рус крестьяннары варисы, Аксаковлар кебек үк, Башкортстанда туып үстем. Һәм, алар кебек үк, минем өчен дә рус кешесе дигән төшенчә туганлык түгел, ә Ватанга, Аллага мөнәсәбәт ул. Һәм күп кенә башкорт, татар, якутлар, башкорт, татар, якут булып калып, паспорт буенча үзләрен рус дип йөртүчеләргә караганда ныграк рус җанлы булып калалар.”