Благовар хәбәрләре
+27 °С
Облачно
ВКОК
Мәдәният
31 Июля 2019, 14:06

Элвин Грей дөньяга таныла!

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин, үзебезнең Элвин Грейны Бакуда узган "Жара" ("Эссе") халыкара музыка фестивалендә "Башкортстанда стадионнар җыйган йолдыз!" - дип тәкъдим итәләр.

Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин, үзебезнең Элвин Грейны Бакуда узган "Жара" ("Эссе") халыкара музыка фестивалендә "Башкортстанда стадионнар җыйган йолдыз!" - дип тәкъдим итәләр.
Элвин Грей үзе генә түгел, лейблның танылып килүче йолдызы Бабек Мамедрзаев та биредә була. Алар дөньяга танылган шәхесләр белән фотога төшәләр һәм хис-кичерешләре белән бүлешәләр.
«Әзербайҗан, онытылмас хис-кичерешләр өчен рәхмәт сиңа! Эмин Агаларов, кунак иткәнгә һәм дөньякүләм масштабта оештырылган фестиваль өчен зур рәхмәт!» — ди Элвин Грей.
Эмин Агаларовка Радикны башкорт йолдызы дип тәкъдим итәләр. «Бу стадионнар җыючы башкорт йолдызы, беләсеңме?» — дип сорый дусты Эмин әфәндедән, ул: «Әйе! Әлбәттә, үзең сөйләдең бит!» - дип җавап бирә.
Кайда да җыя инде ул стадионны... Әмма бар иткән дә, "йолдыз" иткән дә җире - берәү генә.
"Кызыл таң" сайтыннан алынган
Читайте нас