Популяр җырчы авылдашларын иҗаты белән сөендереп кенә калмый, җитди проблемаларын да хәл итә икән.
Әле туган авылында "ТямаевFEST" үткәргән.
«Авылдашлар, килгән кунаклар, бәйрәмне өченче тапкыр үткәрәбез. Гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйча, аларны искә төшереп, «ТямаевFEST»ны оештырырга булдык.
Бәйрәмебез елдан-ел матурая бара, кунаклар күбәя. Былтыр җиде мең кеше булды. Аллаһы Тәгалә шундый матур көн бирде. Бәйрәмебез гөрләп бара! Ул безнең Түбән Норлатыбызны тагы да берләштерде, дуслаштырды», — дип башлый бәйрәмен җырчы.
Фирдүс белдерүенчә, бәйрәмдә егерме меңгә якын халык булган, - дип яза "Татар тудей".
«Әле, Аллаһка шөкер, Фирдүс авылыбызда күпер салды. Аны бит председательләр дә эшләтә алмады. Ә улым, гади авыл баласы булса да, ерып чыкты», — дип сөйләгән иде бер әңгәмәсендә әнисе Галия апа.
Димәк, Фирдүс тамашачысын җырлары белән генә түгел, күпер дә салып сөендерә икән.
"Кызыл таң сайтыннан алынган