Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Мәдәният
16 Июля 2019, 08:04

“Бөек Ефәк Юл” уңышлы булган

“Илмир Кодабаевның курайда уйнаганын ишеткәнегез бармы?” дип сорасак, благоварлыларның барысы да диярлек: “Эйе!” дип җавап бирәчәк. Барыбыз өчен дә сөенечле хәбәр белән урталкашырга ашыгабыз: аның чыгышын халыкара дәрәҗәдә дә югары бәяләгәннәр.

Шушы көннәрдә ул Үзбәкстанда үткән Халыкара фольклор музыкасы фестиваленнән кайтты. Бу юл Илмир өчен бик тә уңышлы булып чыккан, ул анда дипломант исеменә лаек булган, моның өчен аны телевизор һәм акчалата приз – 500 доллар – белән бүләкләгәннәр.
— Фестиваль Фирганә үзәне территориясендә, элек-электән ефәк җитештерү
осталары белән дан тоткан Маргилан шәһәрендә үтте. Русиядән мин һәм Удмуртиядән бер коллектив катнашты. Лауреатларны һәм дипломантларны инглиз телендә игълан иттеләр, үземнең исемне ишеткәч кенә сүзнең минем хакта баруын аңладым, — дип сөйли Илмир Мир улы.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз
Читайте нас