Шушы көннәрдә тирән мәгънәле һәм күңелләргә якын бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттек. Аның шулай ел саен бәйрәм ителүе куанычлы, димәк, демографик катлаулыкларга карамастан, безнең илдә кеше өчен кыйммәтле нәрсәләрне онытмыйлар һәм кадерләп саклыйлар дигән сүз.
Әлеге көнне “Прометей” клубы Үзәк китапханә һәм гаилә хезмәте белгечләре белән берлектә “Ромашка – сөю һәм тугрылык билгесе” дигән бәйрәм программасы оештырды. Бәйрәм кунаклары өчен төрле уеннар, конкурслар һәм әлеге көн символы – ромашка чәчәген ясау буенча осталык дәресләре үткәрелде.
Үзешчән сәнгать артистлары Гөлчәчәк Фәрхетдинова белән Ирина Фәйзуллина җыелучыларга музыкаль номерлар бүләк итте.
Тулырак версияне безнең гәзиттә укыгыз.