Благовар хәбәрләре
+27 °С
Облачно
ВКОК
Мәдәният
12 Июля 2019, 11:19

Ел саен күңел Таллыкүлгә тарта...

Өйдрәкбаш авыл Советында туган як дип җан аткан якташларын очраштыру һәм берләштерү буенча чаралар еш үткәрелә. Менә быел Таллыкүл авылы янындагы соклангыч табигать кочагында “Саумысыз, авылдашлар!”

Өйдрәкбаш авыл Советында туган як дип җан аткан якташларын очраштыру һәм берләштерү буенча чаралар еш үткәрелә. Менә быел Таллыкүл авылы янындагы соклангыч табигать кочагында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен икенчегә оештырдылар. Биредә хакимлек иткән кабатланмас атмосферада балачак, беренче укытучылар, мәктәп дуслары һәм башка тормыш мизгелләре турында хатирәләр яңарды, күпме очрашу-күрешү шатлыклары кичерелде.
Әле кайчан гына яланаяк авыл урамнарыннан чабалар, бәбкә көтәләр, көтү каршы алырга чыгалар иде бит. Артабан бакчада һәм колхоз басуында эшләп чыныгу еллары, егетләрнең армия хезмәте, мәктәп тәмамлап төрле уку йортларында белем алулар, бер-берсен гомерлеккә яратырга ант иткән парларның яшьлек туйлары. Бүген исә алар тормышта үз урыннарын табып, күпкә ирешкән чал чәчле ир-атлар һәм хатын-кызлар...
Шулай килеп чыга инде, авылга нигез салучыларның берсе Әхмәтсолтан Назыйров йортына туган як тарихына битараф булмаган кеше, хәрби пенсионер Радик Әбдрәшитов кайтып урнаша. Ул нәкъ шушы нигездә тукталуын юкка түгел дип саный һәм авылдашлар очрашуын оештырырга карар итә. Өстәвенә, моның өчен бер дигән сәбәп тә бар: шәҗәрә буенча Таллыкүл авылы барлыкка килүгә — 90 ел.
Әлеге дулкынландыргыч очрашуга әзерлек эшләре бер ел ярым алдан башлана: авыл халкы йорт түбәсен заманча материал белән яба, яңа койма тота һ.б.. Бер сүз белән әйткәндә, кунаклар һәм чит тарафлардан кайткан туган-тумачалары алдында йөз кызарырлык булмасын дип, һәркем йорт-курасын төзекләндерергә тырыша. Барысы бер булып зират коймасын яңарталар, аңа илтүче юлдагы чокыр аша салынган күперне ремонтлыйлар. Авылның юбилее уңаеннан 90 данә агач утырталар. Шушы арада Радик Миргаяз улын моңа кадәр эшләгән Фәрит Минислам улы Зәйнуллин урынына имам-хатыйб итеп куялар.
Тулырак версияне безнең гззиттә укыгыз.
Читайте нас