Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
10 Июля 2019, 13:54

Яшьләребез яшьнәп тора

Бүген яшьләребез нинди — иртәгә районыбыз да шундый булачак. Аларның бүгенге шөгыльләре, кыйммәтләре киләчәктә район үсеше өчен нигез булачак. Июнь аеның соңгы шимбәсендә Языково авылында иң күңелле һәм шау-шулы бәйрәмнәрнең берсе — Русиядә яшьләр көне билгеләнде.

Бүген яшьләребез нинди — иртәгә районыбыз да шундый булачак. Аларның бүгенге шөгыльләре, кыйммәтләре киләчәктә район үсеше өчен нигез булачак. Июнь аеның соңгы шимбәсендә Языково авылында иң күңелле һәм шау-шулы бәйрәмнәрнең берсе — Русиядә яшьләр көне билгеләнде. Бәйрәмне район хакимиятенең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге һәм “Прометей” үсмерләр клубы оештырды.
Бу көн чараларга бик бай булды, иртән 90нан артык благоварлы, шул исәптән район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов, “Яшәүгә 10000 адым” акциясендә катнашты, мәгълүм акция Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдименә нигезләнә һәм нормаль физик активлыкны саклау өчен көненә 6дан 10 меңгә кадәр адым ясарга әйди. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе артындагы мәйданда урам баскетболы буенча ярышлар үтте.
Чараның күңел ачу өлеше кичен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда башланды, биредә сәүдә нокталары һәм балалар аттракционнары эшләде.
Без хәзер кәләшләр...
Яшьләр көнен билгеләү кысаларында быел беренче тапкыр кәләшләр парады оештырылды, ул яшьләрдә гаилә, никах, тормышка чыгу, әнилек кебек төшенчәләргә кызыксыну уяту максатында үткәрелә. Һава торышы көйсезлеге дә район чибәрләрен куркыта алмады, һәм алар үзәк мәйданга, яңгыр явып торуга карамастан, ап-ак күлмәктә, матур бизәнеп, көязләнеп чыкты. Парадта катнашу өчен алты кәләш теләк белдергән, тик дүртесенең генә кыюлыгы җитте. Болар — Альмира Арсланова, Айгөл Мозафарова, Алена Едих һәм Ләйсән Мосафирова. Кәләшләр арасында тормышка чыкканнары да, никахка кермәгәннәре дә бар иде. Конкурсның дүрт сынавын уңышлы җиңеп чыкканнан соң Айгөл Мозафарова җиңүче дип табылды. Ул кәләшнең нинди булырга тиешлеген үз үрнәгендә күрсәтте. Бүләккә — үтүк, калган катнашучыларга урын җәймәсе комплекты тапшырдылар.
Тулы версиясен безнең гәзиттә укыгыз.
Читайте нас