Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Мәдәният
1 Июля 2019, 06:24

Радий Хәбиров депутатларга рәхмәт әйтте

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 12нче пленар утырышында катнашты.

Депутатлар закон проектларын кабул итүгә бәйле 50дән артык мәсьәләне карады.
Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2018 елда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча кабул ителгән дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турында сөйләде.
Утырышта шулай ук республика парламенты Дәүләт думасына кертергә ниятләгән федераль закон проектлары һәм республиканың кайбер шәһәрләрендә һәм районнарында мировой судьялар вазыйфасына кандидатуралар турында фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе депутатларга язгы сессия вакытында нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Без сезнең белән оешкан төстә һәм бердәм эшләдек. Парламент үткәрелә торган тыңлаулар һәм "түгәрәк өстәл"ләр кысаларында актуаль мәсьәләләр буенча җитди фикер алышуы, республикабызның хокукый үсешен тәэмин итүе бик мөһим, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Күпчелек депутатларның урыннарда актив эшләве куандыра. Моның өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә.
Читайте нас