Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
1 Июля 2019, 06:21

Ишембай җирендә бәйрәм

Ишембай җирендә Торатауда матур бәйрәм бара. Анда районның авыл хуҗалыгы эшчәннәрен тәбрикләделәр.

Мәйданда гаҗәеп тирмәләр шәһәрчеге калкып чыккан.
Бирегә республиканың төрле тарафларыннан килгәннәр. Яңгыр да бәйрәмгә комачауламый. Милли уеннар, җыр-моң, спорт ярышлары бәйрәмне тагы да чагурак итә.
Бишенче Бөтендөнья башкортлары корылтае делегатлары да биредә бәйрәм итә һәм эшчәнлеген дәвам итә.
Әле Башкарма комитет утырышы бара. Тиздән "Торатау җыены" фольклор фестивале тантаналы ачылачак. Кунакларга, делегатларга бай программалы бәйрәм әзерләнгән.
Читайте нас