— Башкорт атлы полклары Минин һәм Пожарский ополчениесе составында урыс армиясе сафларында сугышкан, 1612 елда Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итүдә катнашкан, — диде Игорь Баринов. — Аларның роле 1812 елгы Ватан сугышында да бик зур була, анда 28 башкорт полкы катнашкан, шуларның тугызы Парижга бәреп керә. Бөек Ватан сугышы фронтларында 60 мең башкорт сугышкан, аларның 300гә якыны Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Шуларның берсе — хәрби очучы Муса Гәрәев — ике тапкыр. 35 кеше Дан орденының тулы кавалеры булган. Сугыш вакытында Башкортстанга 100дән артык сәнәгать предприятиесе, дистәләгән госпиталь, үзәк дәүләт органнары, 200 меңнән артык качак эвакуацияләнә. Республикада яшәүче барлык милләт халыкларының бердәнбер бурычы дошманны җиңү була.