Делегат оештыручыларга Корылтай эшендә катнашу мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде һәм илдән читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәген белдерде.
— Эшебездә без Русия мәнфәгатьләрен алга сөреп кенә калмыйбыз, Башкортстанга да игътибар җәлеп итәргә тырышабыз. Партнерларыбызны республиканың тарихы, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштырырга, ватандашлар белән бәйләнеш тотарга, Башкортстан якташлар оешмалары булган илләрдә аларның вәкилләре белән хезмәтәшлек итәргә омтылабыз.
Без, шулай ук, башкортлар корылтаена чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәне ныгытырга ярдәм итәргә әзер, — диде Азамат Колмөхәммәтов.