Благовар хәбәрләре
+22 °С
Облачно
ВКОК
Мәдәният
13 Июня 2019, 08:52

Уфада “Евразия йөрәге" фестивале ачылды

12 июнь көнне Уфада “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале ачылды. Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Без бергә – Русия” дип аталган бәйрәм концертында булды.

Фестивальнең беренче көне программасын милли костюмнар бәйрәме ачып җибәрде. Анда 3 меңнән артык кеше, шул исәптән Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләр вәкилләре катнашты.
Уфа амфитеатрының ачык сәхнәсендә Надежда Бабкина “Русия җырлары” Бөтенрусия фестиваль-марафонында, шулай ук “Аргымак” (Уфа) һәм «Ingervala» (Санкт-Петербург) төркемнәре чыгыш ясады. Бәйрәм “Би-2” төркеме чыгышы һәм фейерверк белән тәмамланды.
Читайте нас