Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Мәдәният
13 Июня 2019, 06:34

Сабантуй шаулады, гөр килде

Озак көтелгән сабан бәйрәме, матур тәэссоратлар калдырып, бер сулышта үтте. Быелгысы элекке еллардагыга охшамаган иде.

Чараның төп үзенчәлеге — аның “Берҙәмлек-Содружество” халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында үтүе. Мәгълүм мәдәни фестиваль — чын-чынлап тынычлык, изгелек һәм дуслык бәйрәшменә әйләнде, аның аркасында район Сабантуена сигез илдән вәкилләр килде. Белоруссия, Сенегал, Казахстан, Кыргызстан, Корея Республикасы, Шри-Ланки, Чили, Македониядән килгән иҗади коллективлар һәм, әлбәттә, республиканың һәм районның иң яхшы җыр һәм бию ансамбльләре тамашачыларны өч сәгатькә сузылган чагу һәм онытылмас тамаша белән шатландырды. Тәүдә чараны оештыручылар чит ил кунакларын матур йола буенча икмәк-тоз белән башкорт тирмәсендә каршы алды.
Читайте нас