Барлык яңалыклар
Мәдәният
13 июнь 2019, 11:31

Сабантуй батыры билгеле булды

Мәгълүм халык бәйрәме барлыкка килгән көннән алып көрәш иң мавыктыргыч уен төре булып кала. Бүген дә ул бик күпләрнең игътибарын җәлеп иткән чагу тамаша.

Бу юлы да ир-егетләрнең иң кыюлары һәм батырлары көрәштә бил сынар һәм Сабантуй-2019 батыры исемен яулау өчен көрәш мәйданы янына җыелды. Көрәшергә теләүчеләр арасында таныш булмаганнар да, әлеге спорт төрен яратып күзәткәннәргә яхшы таныш көрәшчеләр дә бар иде.
Иң беренче булып мәйданга кечкенә көрәшчеләр чыкты. Аларның тәҗрибәсе зур булмаса да, җиңү теләге, көч-дәртләре, җитезлекләре ташып тора. Тамашачылар һәм тәҗрибәле көрәшчеләр аларга дәрт өстәп, куәтләп торды.
Оештыручылар яшь көрәшчеләргә әзерләгән бүләкләр җиңелүчеләрнең дә күңелен тынычландырды.
Читайте нас: