Әлеге исемлеккә район үзәге Мәдәният сарайлары, бер кинотеатр һәм Яшьләр үзәге кергән. Конкурста җиңүчеләр Кино фонды белән турыдан-туры килешүләр төзи, шуннан соң аларга кинозалны модернизацияләү өчен акча бүленә.
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты өч бүлектән тора: “Мәдәни мохит”, “Иҗат кешеләре” һәм “Санлы мәдәният”. Аны гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда барлыгы 113,5 миллиард сум бүлү планлаштырыла (федераль бюджеттан - 109,7 миллиард сум, Русия субъектлары бюджетларыннан - 3,8 миллиард сум). Шул ук вакытта “Мәдәни мохит” проекты өчен иң күп финанслау каралган - 84 миллиард сум.