Чарада катнашырга республиканың һәм башка төбәкләрнең музыкаль, хореография, сәнгать мәктәпләрендә белем алучылар, мәдәният йортларындагы, мәктәпләрдәге, үзәкләрдәге иҗат коллективларында шөгыльләнүчеләр, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар да чакырыла.
Конкурс-фестиваль “Легенданы сәхнәләштереп күрсәтү” һәм “Рәсем сәнгатендә легенда” номинацияләре буенча оештырыла.
Конкурс-фестиваль өч этапа үтә. Сайлап алу туры июнь-октябрьдә - белем бирү учреждениеләрендә.
Икенче читтән торып этабы октябрь-ноябрьдә Уфада видеоязмалар буенча оештырыла. Анда катнашу өчен 4 октябрьгә кадәр Мәдәният министрлыгының Республика укыту-методика үзәгенә aura_x@mail.ru электрон адресына конкурс материалларын салырга кирәк.
Өченче этап ноябрьдә Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрында Гала-концерт һәм җиңүчеләр эшләре күргәзмәсе төрендә үтәчәк.
Тулырак мәгълүматны Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтыннан алырга була.