Барлык яңалыклар
Мәдәният
10 июнь 2019, 11:13

«Евразия йөрәге» программасы белән таныш!

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 12-15 июньдә Уфа шәһәрендә «Евразия йөрәге» IV Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак.

Быел ул Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышлана. Бу мөһим чарага санаулы көннәр калып бара. Бәйрәм программасы түбәнгедән тора:
12 июнь: Милли кием бәйрәме, Надежда Бабкина катнашлыгында "Русия җырлары" фестиваль-марафоны һәм “Этнотөн”.
13 июнь: “Симфоник төн” – Башкортстанның Милли симфоник оркестры чыгыш ясый.
14 июнь: "Алга, Башкортстан!” бәйрәм концерты.
15 июнь: Гала-концерт.
Бәйрәмгә популяр артистлар һәм төркемнәр чакырулы. "БИ-2", "Pizza" төркемнәре, "Мирас" җыр һәм бию ансамбле, "Zainetdin" этно-шоу проекты, Әскар Абдразаков, Алсу, Надежда Бабкина, режиссер Эмир Кустурица һәм башкалалар катнашыр дип көтелә.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: