Программа чикләрендә Җәйбикә үзенең ярдәмчесе Күбәләк белән балалар өчен төрле уен һәм конкурслар үткәрде, барысына да шарлар таратты. Ә Клоун фокуслар күрсәтте һәм җыелучыларны көлдерде. Конкурсларда әти-әниләр дә теләп катнашты. “Өйгә эш” конкурсында Новоникольский авылы кызлары җиңеп, зур бүләкләр алуга иреште. Дәртле флешмоблар бәйрәмдә катнашучыларны берләштерде. Оештырылган уеннарда катнашкан һәркем билгеләп үтелде.
Чара балаларга багышлангангадырмы көтелгәннән дә уңышлырак килеп чыкты. Бу көн җәмәгатьчелеккә бала хокукларын якларга кирәклеген искә төшереп тора. Без, өлкәннәр өчен һәр сабыйның бәхетле булуы, яхшы шартларда укуы, яраткан эше белән шөгыльләнүе һәм киләчәктә илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләре мөһим.
Юлия АРТЕС, Пришиб авыл мәдәният йорты мөдире.