Шагыйрьнең туган көне уңаеннан “Каләмдәшләр” иҗат клубы әгъзаларының чираттагы утырышы үтте. Түгәрәк өстәл артында ул иҗат иткән, шулай ук, аңа багышланган шигырьләр укылды, аның турында язма әсәрләр бәян ителде. Ф.Ибраһимова миллиардлаган халкы булган Кытайда да татарлар яшәве, аларның “Без Тукайлы халык” дип горурланып, туган телләрен онытмыйча, буыннан-буынга тапшырулары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Ө.Шәрәфетдинова, С.Әминева-Гафарова, Ф.Абдракипов, Ә.Имаева, Г.Йосыпова йөрәккә үтеп керерлек шигырьләрен укып ишеттерде.