Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 Май 2019, 16:25

Салават - клуб мөдире, Фән абый "йолдыз" чакта...

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның Шарандагы йортын күргәч, Салават Фәтхетдинов: "Да, абзый, яхшы җырлагансың икән!" - дип сокланган, диләр. Җырчылар дус яшиме?

- Безнең дуслыкка кырык елдан артык! - дигән Фән абый "Акчарлак" гәзитенә. - Ул бит Аксәеттә клуб мөдире бу­лып эшләде.
Мин шул ел­ларда Бәхти Гайсин, Фәридә Кудашева бе­лән гастрольләрдә йөри идем. Аксәеткә килгәч, Салават белән таныштык. Клуб мөдире буларак, ул безгә чәйләр куеп, табын әзерләде. Ул елларда миңа мөнәсәбәте ничек булса, бүген дә шулай.
"Йолдыз чире" белән авырып интекмәде дип әйтәсем килә. Шундый милләтпәрвәр егетләр күбрәк булсын иде!
Читайте нас: