Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 апрель 2019, 16:43

“Бәллүр чишмә” дусларын җыя

Балалар сәнгать мәктәбендә рус фольклоры классы уңышлы эшләп килә, аның нигезендә 12 ел инде “Бәллүр чишмә” рус җырлары үрнәкле ансамбле эшли.

Ул — мәктәптә, авылда һәм районда үткәрелгән күпсанлы мәдәни чараларда иң актив катнашучы ансамбль. Уфа шәһәрендә үткән “Алтын дага” балалар коллективлары фольклор фестивале, Языковода үткән “Башкортстан — дуслык иле” милли мәдәниятләрнең ачык конкурс-фестивале, “Илһам”, “Сәләт канатларында” халыкара конкурс-фестивальләрдә, “Стәрлетамакта оештырылган “Чәчәк ат, туган Башкортстан” төбәкара конкурсында, “Дуслык чәчкә ата” үзешчән сәнгать осталары халык коллективлары республика фестивале һ.б. чараларда катнашудан ансамбль әгъзалары онытылмас тәэссоратлар алды.

Коллектив, шулай ук ансамбль солистларының район, республика, төбәкара һәм халыкара конкурсларда, фестивальләрдә чыгышлары һөнәри осталык һәм югары башкару осталыгы, халык вокалы традицияләрен саклаган өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар белән билгеләнде. Без төрле дәрәҗә призлы урыннарга да ия булдык (дипломантлар, лауреатлар һәм Гран-при ияләре).

“Бәллүр чишмә” рус җырлары үрнәкле ансамбле — һәрвакыт үсәргә омтылучы һәм осталыгын камилләштерүче коллектив. Билгеләгән күп кенә уй-ниятләребез гамәлгә ашты, әмма кызлар-егетләр ирешелгәннәрдә туктап калырга теләми.

Сәнгать мәктәбе 6-10 яшьлек балаларны мәгълүм ансамбльнең әзерлек төркемендә шөгыльләнергә чакыра. Балагызның җырларга һәм сәхнә осталыгына, сәхнәдә үзен тотарга өйрәнүен теләсәгез, без сезне көтәбез!

М.Дәүләтбаева,

“Бәллүр чишмә” рус җырлары ансамбленең үрнәкле коллектив җитәкчесе.
Читайте нас: