Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 апрель 2019, 11:29

“Безнең өйнең яме”, “Йөрәгең белән театрга кагыл” һәм башкалар

“Китапның туган көне” балалар китабы бәйрәме тәү тапкыр 1943 елда Мәскәүдә балалар язучысы Лев Кассиль башлангычы белән оештырыла.

Районның балалар китапханәсендә мәгълүм бәйрәм атна буе дәвам итте. Бу көннәрдә балалар зур теләк белән әдәби конкурсларда, шоу һәм викториналарда катнашты, ә китапханәчеләр кечкенә китап укучылар өчен берсеннән-берсе кызыклы чаралар оештырырга тырышты. Балалар китабы атналыгы 1 санлы “Кояшкай” бакчасының өлкән һәм әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре өчен “Иске дусларның яңа маҗаралары” театрлаштырылган тамашасы белән башланып китте.

27 мартта традицион рәвештә Бөтендөнья театр көне билгеләнә. Балалар китапханәсе әлеге вакыйгадан да читтә калмады һәм “Йөрәгең белән театрга кагыл” дип аталган виртуаль сәяхәт оештырды. Китапханәгә кунакка өстәмә белем бирү педагоглары С.Р.Сафина һәм Л.Р.Галиәкбәрова җитәкчелегендә малайлар һәм кызлар килде. Театр сәнгате дөньясына сәяхәт “Пантомима” уеныннан башланды, артабан балалар “Театраль викторина” сорауларына җавап эзләде һәм үзешчән театрлаштырылган тамашада катнашып, “Курочка Ряба” әкиятен сәхнәләштерде һәм үзләрен чын артистлар итеп тойды. Ахырда Мостай Кәримнең “Безне өйнең яме” повестен рольләргә бүлеп укыдылар.

3 апрельдә безнең китапханәдә “Китапның туган көне” шоуы үтте. Бәйрәмгә Языково мәктәбенең 2 “В” класс укучылары килде (җитәкчеләре С.Ю.Мостафина) һәм халыкара балалар китабы көне тарихы турында белде. Ул ел саен Г.Х.Андерсенның туган көнендә — 2 апрельдә билгеләнә. Кот Леопольд (А.Едих), тычканнар (Л.Мосафирова һәм С.Насретдинова), Пеппи Длинный чулок (А.Рамазанова), Карлсон (С.Насретдинова), Рвака-Кусака (Э.Якупова) балаларның күңелен күтәрде. Туйганчы уйнаганнан соң, алар Г.Х.Андерсен әкияте буенча мультфильм карады.

Балалар китабы атналыгы бик тиз үтеп китте, һәм ул уңышлы булды дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин. Көн саен актив, кызыксынучан, белемнәрен, сәләтләрен һәм китап укуга омтылышларын күрсәтә белүче малайлар һәм кызларны каршы алдык. Атналык тәмам, әмма акыллы китап белән танышу дәвам итә.

Алсу Рамазанова,

балалар китапханәсе мөдире.
Читайте нас: