Барлык яңалыклар
Мәдәният
4 апрель 2019, 17:12

Сәнгатькә сөю уяттылар

Узган атнада район Мәдәният сараенда тамашачылар Октябрьский музыка колледжы студентлары концертын карап хушланды. Музыкаль номерлар төрле һәм чагу булулары белән куандырды.

Булачак музыкантлар тамашачыларга рус, татар, башкорт халык җырларын һәм дәртле биюләр бүләк итте, скрипкада, гитарада һәм баянда виртуозларча уйнады.

Көчле алкышларга караганда, “Ак тамыр” вокаль ансамбле һәм “Аяз” халык фольклор ансамбле чыгышы благоварлыларның күңеленә аеруча хуш килде, соңгысына Русия мәдәният отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Закир кызы Мусина җитәкчелек итә. Артистлык сәләте, яшьлек, мөлаемлылык, чагу костюмнар — тамашачылар яшь артистларның һәр чыгышын җылы кабул итте.

— Октябрьский музыка колледжы концерт белән Благовар районына һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында килде, — дип уртаклашты концерттан соң “Аяз” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Галия Мусина. — Безнең колледж бер мең ярымнан артык белгеч әзерләде. Безнең тәрбияләнүчеләрне Русиянең төрле почмакларында очратырга мөмкин. Колледж тәмамлаучыларның яртысыннан күбесе ел саен илебезнең югары музыка уку йортларына керә. Безнең уку йортын тәмамлаучылар танылган артистлар, сәнгать эшлеклеләре булып киттеләр. Мәсәлән, популяр җырчылар Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Рифат Шәрәфетдинов, Уфа “Нур” татар театры актрисасы Гөлназ Биктимерова — алар барысы да безнең студентлар. Шунысы мөһим, колледж тәмамлаучыларның барысы да мотлак рәвештә эшкә тәгаенләнә. Студентларыбыз арасында Благовар районыннан да сәләтле егетләрне һәм кызларны күрергә телибез.

Сүз дә юк, җыр-моңга, сәнгатькә мөкиббән сәләтле яшьләр бездә аз түгел. Музыка колледжы студентлары чыгышыннан илһам алып һәм канатланып, бәлки алар да мәгълүм уку йортына укырга керергә теләр.

Айсылу Хәсәнова.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: