Барлык яңалыклар
Мәдәният
29 март 2019, 13:15

Картаямени соң йөрәк...

Җыр-моң белән дус кешеләр картая белми дип юкка әйтмиләр. Безнең райондашларыбыз да үз мисалларында исбат итте моны. Шушы көннәрдә район Мәдәният сараенда өлкән яшьтәгеләр арасында “Безгә еллар куркыныч түгел” конкурсының гала-концерты булды.

Иҗат чәме һәм дәрт-дәрманнары ташып торган апа-абыйлар шундый оста чыгыш ясады ки, тамашачы күпләрне сәхнәдән җибәрергә теләмәде хәтта. Шулай булмыйча, бу көнне район сәхнәсендә бөтен авыллардан сайлап алынган иң чагу номерлар гына күрсәтелде бит.

Ветераннар советы рәисе Р.М.Баһаутдинов, Мәдәният сарае директоры В.А.Ломанец, “Сударушка” рус вокаль ансамбле җитәкчесе С.Ф.Гайнатуллинадан торган жюри артистларның чыгышларын номинацияләр буенча бәяләде.

“Нәфис сүз” номинациясендә Яңыш авыл клубыннан Сания Шабанова беренче урынны алды, “Сөембикә” коллективының (РДК) биюе иң яхшы хореографик номер дип танылды. Вокаль төркемнәр арасында – “Умырзая” триосына, “Инструменталь башкару” номинациясендә Иске Күчәрбай авылыннан Рим Рәкыйповка беренче урын бирелде.

Җиңүчеләр “Мин яратам сине, тормыш!” үзешчән сәнгать республика фестивалендә катнашачак.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: