Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 март 2019, 18:07

Маэстро сүзләре үзе ни тора!

Кадерле дуслар, сезгә янә шатлыклы хәбәр җиткерергә ашыгабыз. Языково мәктәбенең 11 класс укучысы Денис Мусин (преподавателе З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының композиция кафедрасы доценты Валерий Скобелкин) Уфа шәһәрендә үткән “Саннар музыкасы” VII Бөтенрусия электр-музыка иҗат конкурсының “Компьютерда туган композиция” номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен яулады.

РФ һәм БРның атказанган сәнгать эшлеклесе Нур Даутов җитәкчелегендәге жюри республика районнары һәм шәһәрләреннән, шулай ук, Коми һәм Татарстан республикалары, Новосибирск, Ырынбур, Самара, Саратов, Свердловск, Томск, Чиләбе өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайларыннан килгән 110нан артык конкурсантның эшенә бәя бирде. Шунысы куанычлы, безнең район егете Денис Мусин иҗат иткән әсәр иң яхшыларның берсе дип танылган.

Денис район сәнгать мәктәбенең “Синтезатор” классында белем алган һәм аны 2016 елда “отлично”га тәмамлаган. Сәләтле егет, уку алдынгысы, музыка белән җитди шөгыльләнә, 9 яшендә үзе яза башлаган. Быелгы уку елыннан атнага бер тапкыр Уфа сәнгать институты педагогларының композиция, сольфеджио һәм гитара буенча дәресләренә йөри. Преподавательләр Дениска зур өметләр баглый.

Конкурста яшь музыкант жюри игътибарына үзе иҗат иткән татар темасына вариацияләр тәкъдим иткән. Һәм аның иҗат җимеше югары бәя алган. Якташыбыз, танылган композитор Рим Хәсәнов, ул Денисның яңа әсәрләре белән еш кызыксынып тора, “Бу өлгереп җиткән, бер дигән әзер әсәр. Афәрин, Денис! Әлеге хезмәтең белән син җитди, профессиональ композиторлар белән бер рәттә торуыңны исбат итәсең” дип белдергән. Килешерсез, дип уйлыйм, маэстроның мактау сүзләре иң зур бәя.

Денисның уңышын әти-әнисе, якыннары, дуслары ихлас уртаклаша. Без дә аны котлыйбыз һәм сәнгать дөньясында тагын да югарырак үрләр яулавын телибез!

Айсылу ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: