Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 март 2019, 18:10

Бәхете моң булып агыла

— Үземне белгәннән бирле җырлыйм, — ди үзе турында Шырлык авылыннан үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Алла Иглис кызы Гыйльманова.

Һәм бүген дә аны район Мәдәният сараена, күрше-тирә авыл клубларына, мәдәният йортларына чыгыш ясарга еш чакыралар. Аның башкаруында моңлы һәм дәртле җырларны тамашачы ярата, җылы кабул итә. Ул бәрхеттәй йомшак тавышка ия ханым. Озын көйләрне дә җиңел башкаруы сокландыра. Ул аларны артык көч куймыйча, җырлаудан рәхәтлек кичереп, тамашачыларга бүләк итеп башкара. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге мәкалә герое — иҗади шәхес, бай рухлы мөлаем һәм чибәр ханым.

Алла Гыйльманова тумышы белән Кушнаренко районы Каратәкә авылыннан. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, җырлау сәләте аңа әнисе Раиса Ивановнадан килә, аның тавышын Валентина Толкунованыкы белән чагыштырыр булганнар. Алланы әтисе яклап нәнәсе тәрбияли. Мәктәптә укыганда ук, бу кыз киләчәктә артист булыр, диләр. Әмма нәнәсе моның турыда хәтта уйларга да урын калдырмый. Шуңа кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң БДУга укырга керә, тик, авырып китү сәбәпле, укуны ташларга туры килә, соңыннан Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында белем ала.

Алма чәчкәседәй яшь чагында Алла Шырлык егете Сабит Гыйльмановка тормышка чыга, өч балалары дөньяга аваз сала. Алла Иглис кызы колхозда икътисадчы, бухгалтер булып эшли, артабан авыл Советында эшләр белән идарә итүче була. Көндәлек эш-мәшәкать, авыл тормышының авыр яклары да аңарда җыр-моңга тартылуны юкка чыгара алмый. Буш вакыты булдымы, авылның мәдәният йортына репетициягә йөгерә, авылдашлары каршына сәхнәгә чыгу белән барлык проблемалары онытылгандай була. “Благовар энҗеләре” конкурсының район этабында Алла Гыйльманова лауреат була, башка елларда призер исемен ала.

Бервакыт Алла Иглис кызына авыл мәдәният йорты мөдире вазыйфасын тәкъдим итәләр. Шунда ук ризалашып, ул бар булмышы белән күңеленә якын атмосферага чума. Хаклы ялга чыкканчы үзен яраткан эшенә багышлый, концертлар, чаралар, кичәләр белән янып яши, алар исә авыл халкының тормышына ямь кертә, бизәк өсти. Искиткеч бай күңелле әңгәмәдәшем әйтүенчә, яраткан эше, җыр-моң аңа тормышындагы авыр бер чорда терәк-таянычка әйләнә, иренең вафатыннан соң өч баланы аякка бастыру аның иңенә төшә.

Бүген инде бу авырлыклар артта калган. Тормыш, вакыт дигәнең барысын да үз урынына куйган. Алла Иглис кызы балалары, үзен өзелеп яраткан оныкларының уңышына сөенеп, җырлап яши, ә җырлары, әлбәттә, бәхет билгесе.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: