Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 февраль 2019, 11:47

Җырлый каләм — тыңла, Галәм!

Район Мәдәният сараенда “Йөрәк һүҙе” республика шигърият бәйгесе нигезендә “Җырлый каләм — тыңла, Галәм!” дип аталган һәм Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган җыр-моң һәм шигърият фестивале үтте.

Чара безнең районда икенче ел рәттән оештырыла. Шигъри сүз бәйрәмен оештыручы һәм сценарий авторы, режиссеры — иҗади шәхес, Күчәрбай авыл мәдәният йортының “Хыял” театр коллективы җитәкчесе Гөлфирә Әхмәтшина. Шунысы игътибарга лаек, шактый популяр җырчылар да зал тулы тамашачы җыя алмаганда Мәдәният сарае бу көнне шигъри сүзгә мөкиббән җаннар белән шыгрым тулы иде. Өч сәгать ярым вакыт дәвамында урындагы иҗат әһелләре — сәләтле якташларыбыз, Үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Каләмдәшләр” клубы әгъзалары Фәнирә Ибраһимова, Рәхилә Биглова, Өмикамал Шәрәфетдинова, Хәмит Бәширов, Сәрия Гафарова, Зыя Латыйпов, Саҗидә Ибраһимова, Нурлан Ганиев, Әнисә Имаева, Гәүһәр Йосыпова, Венера Асаева, Флюр Абдракиповның иҗат җимешләре яңгырады.

(Мәкаләнең дәвамы гәзитнең басма санында.)

Айсылу Хәсәнова.

С.Константинов фотосы.

(Фотоларны безнең сайтта карагыз).
Читайте нас: