Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 февраль 2019, 13:24

Без — БСТ каналында

7 февральдә Халыклар дуслыгы йорты заказы буенча немец тарих-мәдәни үзәгендә Башкортстан Республикасы халыклары бердәмлегенә багышланган телевизион программа төшерү өчен БСТ каналының иҗади төркеме килде.

Немец тарихи-мәдәни үзәк баш белгече Юлия Артес Русиядә яшәүче немецларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм аларның гаиләләрендә үткәрелүче бәйрәмнәр турында сөйләде. Гильда Эрнстовна Артес, борынгы немец җырларын көйләп, “Rollkichel” немец ризыгын пешерү серләрен ачты. Элек аны әнисе һәр ял саен пешерер булган.
Марина Бобб немецларның баш киемнәре турында сөйләде, ак төстәге эшләпәләр немец милли костюмының төп атрибуты булып тора. “Gute laune” түгәрәгендә катнашучылар Александра һәм Дарья Бобб немец һәм рус телләрендә җырлар башкарды.
Читайте нас: