Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 гыйнвар 2019, 11:00

Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә

Уфада туып-үскән туксанынчы еллар йолдызы, соңгы вакытта яңадан туган ягына кайтып төпләнгән җырчы Адрей Губин шулай дип белдерә.

Аның "Мальчик-бродяга" , "Лиза" кебек җырлары заманында бик популяр иде.
Ләкин популярлык иртәме-соңмы тәмамлана. Губин белән дә шулай булган. Күз уңыннан кинәт юкка чыккач, бик аптыраган идек. Баксаң, Андрей бик яшьли әти-әнисен югалткан икән. Өстәвенә, авыр чиргә тарыган.
- Хәзер бик тыйнак кына Уфада яшәп ятам. Урамда танучылар күп, әлбәттә. Килеп исәнләшәләр, җылы сүзләр әйтәләр. Якындагы кибет сатучылары белән танышып беттем, - диде ул 1нче каналда булган " Сегодня вечером" тапшыруында.
Музыка белән әллә ни шөгыльләнә алмый икән, чире комачаулый. "Минем бөтен җирем авырта, табиблар миңа күптән кул селтәде инде", ди кырыктан яңа узган ялгыз яшәүче җырчы.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: