Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 19:33

Юрий, Аскар, Земфира һәм Алсу Уфада бергә чыгыш ясаячаклар

Уфада үтәчәк «Евразия йөрәге» Халыкара сәнгать фестиваленә танылган якташларыбыз килүе һәм кайтуы көтелә.

Анда Юрий Шевчук, Аскар Абдразаков, Земфира, шулай ук Алсу чыгыш ясаячаклар.
Сәхнә йолдызлары алдан ризалык биргән, дип хәбәр итә оештыручылар. Әле даталар буенча сөйләшүләр бара. Уфалылар өчен җырларга «Голос» проекты финалчысы Рушана Вәлиева да вәгъдә иткән.
"Евразия йөрәге» Халыкара сәнгать фестивале Уфада 12-15 июньдә Конгресс-холл янындагы амфитеатрда узачак. Аның кысаларында, традицион рәвештә, Милли симфоник һәм Яшьләр симфоник оркестрлары катнашлыгында “Симфоник төн”, фольклор төркемнәр катнашлыгында “Этнотөн”, милли костюмнар парады планлаштырылган.
Шулай ук, шушы көннәрнең берсендә республиканың 100 еллыгына багышланган концерт узачак.
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: