Татар эстрадасының легендар шәхесе Илһам Шакиров белән хушлашу 18 гыйнварда Казанның Опера һәм балет театрында үтәчәк.
16 гыйнварда вафат булган җырчы белән хушлашырга теләк белдерүчеләр бик күп булганлыктан, аны җирләү җомга көнгә билгеләнгән.
Бөек шәхес белән хушлашырга Башкортстаннан баручылар да билгеле. Алар арасында республиканың мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Нефтекама филармониясе директоры Рәис Исмәгыйлев та бар.