Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 19:38

Рим Хәсәнов: “Илһам Шакировның үлеме мине тетрәндерде!”

Рим Хәсәнов Казанга Илһам Шакировны соңгы юлга озатырга бара алмаячагына борчылу белдергән.

Рим Хәсәнов — Илһам Шакиров репертуарындагы "Кышкы романс" җырының авторы. Илһам Шакиров белән дуслыгы турында ул “Башинформ” агентлыгы хәбәрчесе Ләйлә Аралбаевага сөйләгән.
“Инфаркттан соң кардиологлар чыгып йөрүемне тыйды. Шунлыктан Әлфия Авзалованы да Казанга барып озата алмадым, Илһам Шакировны да озатырга бара алмыйм”, дигән ул.
“Илһам Шакиров Уфага гастрольләргә килгәч тә иң беренче: “Кайда башкорт малае Рим Хәсәнов? Нигә ул мине каршы алмады?” — дип сорый иде. Үткән гасырның 60нчы елларында ук ул мине композитор буларак белә иде инде. Уфа концертларының берсендә ул минем “Кышкы романс”ны башкарды. Ул җырны икенче тапкыр башкармыйча тамашачы алкышлаудан туктамады”, — дип искә алып сөйләгән Рим Хәсәнов.
Композитор, Илһам Шакировның җырлавы башкару эталоны иде, дип саный. “Бу бөек кешенең үлеме мине тетрәндерде. Илһам Шакировның урыны оҗмахта булачак, бары тик оҗмахта гына”, — дигән Рим Хәсәнов.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: