Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 11:18

Республиканың йөзек кашы!

Башкортстан дәүләт филармониясе оештырылуга – 80 ел.Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе — мәдәниятнең төрле юнәлешләрен берләштерә. Монда халык җырлары да, джаз да, милли эстрада да, академик вокал да киң үсеш алган.

Республиканың зур концерт оешмасы бай тарихка ия. 1939 елның 20 гыйнварында, БАССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан Уфада яңа мәдәният учреждениесе ачу турында карар кабул ителә.
Башкортстан дәүләт филармониясе республика халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында оештырыла. Русия һәм Европа музыка классикасын, республика халыклары музыкасын, халык иҗаты һәм хәзерге композиторлар һәм язучыларның әсәр­ләрен пропагандалау күз уңында тотыла.
40нчы елларда филармонияне аякка бастыру процессы бара. Ул бик күп иҗат бүлекләрен — Башкорт дәүләт халык бию ансамблен (сәнгать җитәкчесе — Фәйзи Гаскәров), музыкаль-әдәби лекторийны, курайчылар ансамблен, ике оркестрны, оперетта һәм эстрада-цирк бригадасын үз эченә ала. 1941 елда барлыкка килгән музыкаль-әдәби лекторийның концерт-лекцияләрендә беренче катнашучылар Уфага эвакуацияләнгән СССР сәнгать осталары: әдәбият, музыка белгечләре, композиторлар, опера җырчылары һәм нәфис сүз осталары була. Алар белән бергә башкорт артистлары да чыгыш ясый, аларның исемнәрен бүген бөтен республика белә.
1961 елда Николай Голов башлангычы белән “Уфа утлары” милли эстрада инструменталь квартеты төзелә (1989 елга кадәр эшли). Ансамбльдә беренче тапкыр милли көйләр эстрада уен коралларында — саксофон, кларнет, бас һәм ритм гитаралар, контрабаста башкарыла.
1970 елда филармониядә яңа иҗат коллективы — Дәүләт хор капелласы (сәнгать җитәкчесе — Таһир Сәйфуллин) барлыкка килә.
Ул елларда филармония Святослав Рихтер, Даниил Шафран, Андрей Корсаков, органчы Олег Янченко, Татьяна Гринденко кебек танылган музыкантларны кабул итә.
Филармония тарихында башкорт музыка мәдәниятен оригиналь интерпретациядә пропагандалаучы коллективлар аерым урын алып тора. Бу — “Мирас”, “Кәрвансарай”, “Далан”, “Ихлас” фольклор-эстрада төркемнәре. “Кызык-Мәзәк” коллек­тивының юморга бай чыгышлары да тамашачы күңеленә хуш килде. Бүген эстафетаны “Көлке-шоу” эстрада миниатюралар театры кабул итеп алды.
Башкортстан дәүләт филармониясе бинасы республика баш­каласы архитектурасында мөһим бизәк булып тора. Неоклассицизм элементлары кулланылган архитектура комплексы ул. Бүгенге филармония 300 урынга исәпләнгән кече концерт залын һәм 633 урынлы зур залны үз эченә ала.
1948 елда концерт залы (хәзерге кече зал) ачыла, анда 1986 елда “Sauer” Алман фирмасы органы урнаштырыла. Бүген биредә — камера һәм симфоник музыка, “Розовая пантера” джаз халыкара фестивальләре үткәрелә. Бу сәхнәдә Русия дәүләт филармониясе оркестры, Владимир Спиваков җитәкчелегендәге “Мәскәү виртуозлары” дәүләт камера оркестры, Юрий Башмет җитәкче­легендәге “Новая Россия” дәүләт симфоник оркестры һәм Юрий Хворостовский җитәкчелегендәге “Мәскәү солистлары” камера оркестры, солистлар Дмитрий Хворостовский, Денис Мацуев, Граф Муржа, Аркадий Шилклопер һәм башкалар чыгыш ясады.
Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе үзенең 80 еллыгына яңа программалар әзерләде. “Nostalgie — ФиларМОҢ. 8 кичтә — 80 йолдызлы ел” проекты филармониянең ачылганнан алып безнең көннәргә кадәр тарихына багышланган.
Проектның авторы һәм режиссеры — Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Әскәрова.
Сигез кичәнең беренчесе узган елның 26 октябрендә үтте. Ул филармония ачылуга, 1939 елда — эстрада-концерт бюросы һәм 1941 елда әдәби-музыкаль лекторий оештырылуга багышлады. Концертта лекторий артистлары — вокалчылар һәм музыкантлар, биючеләр, лекторлар һәм шигырь укучылар катнашты. Төрле характерлы әсәрләр — Урыс һәм чит ил классиклары, заманча композиторлар әсәрләре, дөнья халыклары җырлары яңгырады.
15 ноябрьдә — “Җырларында — вакыт пульсы” дип аталган республика композиторларына багышланган кичә үтте. Проект бу сезонда дәвам итәчәк.
18 гыйнварда узачак “Визит карточкасы”нда Башкортстан халык уен кораллары милли оркестры чыгышын карарга мөмкин булачак.
15 февральдә “Йолдыз + Йолдыз” проекты филармония гаи­ләләренә багышлана.
2 мартта “Безнең эстрада йолдызлары” концерты тәкъдим ителәчәк.
12 апрельдәге “Аның исеме — капелла” дип аталган тамаша Таһир Сәй­фуллин җитәкчелеген­дәге Башкортстан Республикасы дәүләт академия хор капелласына багышлана.
24 апрельдә “80 яшькә — роман” — 80нче юбилей сезонын ябу тантанасы планлаштырылган.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: