Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 19:46

Радий Хәбиров Илһам Шакировның туганнарының кайгысын уртаклашты

Илһам Шакиров турында якты истәлекләр мәңге сакланыр.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров вафат булу сәбәпле, аның туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашты.
Аерым алганда, кайгы уртаклашу телеграммасында мондый юллар бар:
“Башкортстан халкы һәм шәхсән үземнең исемемнән, Г. Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров вафат булу сәбәпле, аның якыннарының кайгысын уртаклашам.
Халыкның яраткан җырчысы, чыннан да, җыр сәнгатенә зур өлеш кертте. Аның лирик җырлары һәр татар, башкорт гаиләсенә якын иде.
Илһам Шакиров безнең республиканың да якын дусты булды һәм Башкортстан мәдәниятендә тирән эз калдырды. Ул башкорт композиторларының җырларын да күңел биреп башкара иде.
Илһам Гыйльметдин улы турындагы якты истәлекләр йөрәкләребездә мәңге сакланыр.”
Фото: яндекс ру.
Читайте нас: