Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 19:25

Мин бит, сөю җырын җырлап, ил халкының күңелен нурлап, Мәңгелеккә китеп барам!

Илһам Шакировның Башкортстанның халык шагыйре Абдулхак Игебаев шигыренә язган җырындагы шушы сүзләр бүген аеруча аһәңле. Сөекле җырчыбыз гаҗәеп гади һәм бөек кеше булды. Бу аның төрле елларда әйткән фикерләрендә дә чагыла.

Вакыт ага гына, аны туктатып булмый. Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бик күп нәрсәләр эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак, дип саныйм.
Җырчыларның төрлесе бар. Җырчы нинди булырга тиеш? Аңа нинди таләпләр куела? Миңа бу сорауны еш бирәләр. Җырчы, беренче чиратта, үзенә нәрсә кирәк икәнен белмәсә, шул «кирәк»не эзләп тапмаса, беркайчан да чын җырчы була алмый. Җырчы шәхес, илче, дипломат, галим дә булырга тиеш. Халкыңның үткәнен, хыялларын, омтылышын, җанын тоймасаң, әйбәт җырчы булуың икеле...
Кешенең асылы тышкы кыяфәтеннән түгел, ә эчке кыяфәтеннән тора бит. Эчке кыяфәтендә, эчке кичерешләрендә моң-хисләре, милли тойгылары калган икән, димәк, ул яши.
Коръәнне укыганда да көйләп, моңланып укыйлар. Мөнәҗәтләр дисеңме, бәетме, башкасымы - алар барысы да үзебезнең борынгы фольклорга, борынгы көйләргә, дингә кайтып кала торган нәрсәләр. Азан әйтсәң дә, көй белән, моң белән әйтелә, менә шулар халык күңеленә моңны-көйне сала баралар, менә шул саклап кала да инде милләтне.
Телисеңме-юкмы, сәясәт үзе синең иҗатыңа, тормышыңа килеп керә. Әйтик менә, бүгенге көндә үзебезнең социаль хәлебез турында уйламасак, шул хакта җырламасак, без бу җәмгыятькә кирәк тә булмыйбыз бит. Җырчы ул, телиме-юкмы, әгәр үзен чыннан да гражданин, үз халкының улы яки кызы итеп тойса, сәясәткә катнашмыйча булдыра алмый.
Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп баралар. Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис-тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде.
Авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым дигән сүз түгел. “Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың” белән генә эш бетми. Өйрәндең дә җырладың дип яшәүчеләр озын гомерле җырчылар түгел.
Без - кечкенәдән үк, үзебезне белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин соңгы бала булып туганмын, төпчек. Миңа ике яшь чакта әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана да инде. Шуннан безгә кара мөһер сугылып калды. Ул озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел, үзгәртеп кору елларында гына төшеп калды әле.
Үзем турында язарга теләгем бар иде. Уйладым-уйладым да, кемгә кирәк соң минем тормыш, дип кул селтәдем.
Музыка училищесына X сыйныфны тәмамлап килдем. Шуңа күрә башкалар мәктәп программасы белән чиләнгәндә минем фортепиано һәм башка музыкаль фәннәрне үзләштерергә вакытым күбрәк кала иде.
Әсәрне нинди динамика белән башкарырга кирәклеген җыр үзе әйтә. Мәсәлән, “Әдрән диңгез”не пышылдап кына җырлый башлау сорала. Ә опера җырчылары аңа үкерүгә якын “атака” белән керешәләр. Бу бит мәхәббәт турындагы җыр!
Хатлар күп язалар. Элек тагын да күбрәк иде. Акылга зәгыйфь, авыру кешеләр дә язды. Мине сихерләп, үзенә каратырга теләгән бер ханымның хатлары һич онытылмый. Бервакыт әрҗәдән калын гына хат тартып алдым. Конверт эченнән... тоз коелды. Хат эченә салып, шикәр комы, бәрәңге кабыгы, хәтта майлы коймакларга хәтле җибәрәләр иде.
Яшь чакта гына тегене эшлим, моны булдырам, дип, хыялланып йөрисең. Әгәр элек эшләгән эшләремне кабул итсәләр, кайберләрен хәзер тормышка ашыра алсам, Аллаһка шөкер, дип дога кылам. Җил кай якка исә, шуңа риза булып йөрисең. Искән җилләр көенә яшим.
Төнлә уятып сорасалар да чабата үреп бирә алам, яшьтән калган һөнәр... Теләнче Тамак базарына чабата сатарга бара идек, тамак туйдырырга кирәк иде бит.
Аллаһка шөкер, мин әле дә яшь чагымдагы шикелле җырлыйм. Минем өчен иң кыйммәтлесе шул. Музыкант тормышында иң мөһиме – ничек уйнавы һәм җырлавы. Минем "Илһам" исемен йөртүем дә очраклы түгел бит. Илһамланып җырларга кирәк, тыңлаучыны илһамландырырга. Тамашачыма олы рәхмәтемне җиткерәм, алар мине илһамландыра һәм яшәртә. Татар җыры булганда, безнең халыкның киләчәге бар.
Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды.
Читайте нас: