Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 19:22

Илһам Шакиров белән хушлашу кайда үтәчәк?

Мәңгелек йортына ул җомга көнне кайтып китәчәк.

Ничек кенә авыр булмасын, халкыбызның сөекле улы Илһам Шакиров белән мәңгегә хушлашу көне дә якынлашты.
Аның белән хушлашу иртәгә Татарстан дәүләт опера һәм балет театры бинасында булачак. Чарага 9.00 сәгатьтән килергә мөмкин. Рәсми өлеше 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр булачак.
Җеназа намазы Казанның Мәрҗани мәчетендә укылачак. Мәрхүм Яңа Бистәдәге татар зиратында җирләнәчәк.
Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды
Читайте нас: