Барлык яңалыклар
Мәдәният
17 гыйнвар 2019, 19:34

“Дуслык күпере” фестивале 17 шәһәрдә үтәчәк

Фестивальнең 17 концертын 15 меңләп тамашачы карар дип көтелә.

“Дуслык күпере” II Бөтенрусия татар-башкорт эстрада фестиваленең графигы билгеле булды. Бу хакта фестивальнең идея авторы һәм төп оештыручы Рифат Фәттахов хәбәр итә.
Фестиваль Казанның “Пирамида” сәхнәсендә 13 апрельдә ачыла. Икенче концерт 14 апрельдә – Түбән Новгородта, 15е - Саратовта, 16сы Пензада булачак. Фестиваль программасында Ульяновск, Самара, Ырынбур, Стәрлетамак, Чиләбе, Магнитогорск, Екатеринбург, Төмән, Нижневартовск, Сургут, Пермь шәһәрләре бар.
“Фестиваль 29 апрельдә Уфа шәһәренең “Башкортостан” дәүләт концерт залында ябыла. Ә Уфадан кайтышлый Чаллыга тукталып, 30 апрельдә анда да концерт биреп чыгабыз”, - дигән Рифат Фәттахов "Татар-информ"га.
Быел программага Мәскәү шәһәре кертелмәгән. Моны продюсер Мәскәүдә татар концертларының күп булуы һәм андагы оештыручыларның гадел эшләмәве белән бәйләп аңлаткан иде.
Фото: "Татар-информ"
Читайте нас: