Барлык яңалыклар
Мәдәният
15 гыйнвар 2019, 11:22

“Евразия йөрәге”нә әзерлек бара

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ленара Иванова белдерүенчә, Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестиваленә республикадан чыккан билгеле җырчыларның килүе көтелә.

“Евразия йөрәге” фестиваленә Юрий Шевчук, Зимфира чакырылган. Ачык һавада үтүче җәйге музыка фестивале менә берничә ел Уфа халкын куандыра. Анда, Башкортстанның сәнгать осталары белән беррәттән, Русия, чит ил музыкантлары да чыгыш ясый. Чарага Юрий Шатунов, Андрей Губин, яшь җырчы Рушана Вәлиева да чакырылган.
“Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале - Уфаның Конгресс-холл амфитеатрында төрле мәдәни чараларны берләштерүче зур тамаша мәйданчыгы ул. Мәсәлән, “Симфоник төн”, “Кино төне”, “Этно төн” кебек бәйрәмнәр, “Дөнья халыкларының мирасы” исемле халыкара конференция, “Урал моңы" төрки яшьләр фестиваленең гала-концерты.
Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан
Читайте нас: