Итекле мәче Марина, чегән кызы Лидия, клоун Настя, Кар кызы Надя һәм немец тарих-мәдәни үзәге мөдире һәм баш белгече йөзендә Санта Клаус Юлия балаларга һәм өлкәннәргә соклангыч ял минутлары бүләк итте. Үзләренең кабатланмас чыгышлары белән алар чарага әкият тылсымнары өстәде . Кечкенә балалары белән килгән әниләр дә биредә үзләре өчен мавыгу таба алды. Санта барысының да хыялын тормышка ашырды...
Балалар костюмнарда килгән иде. Мәсәлән, Новоникольский авылыннан Әминә – “Казах далалары кызы”, Саида – “Королева Ай”, Уфа кунагы Ролан бүре булып киенгән. Шулай ук, араларында тылсымчылар, феялар, принцессалар, төрле халыклар костюмнары кигән кызлар бар иде, алар һәммәсе кешеләрнең дуслык белән никадәр көчле булуын күрсәтте.