Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 декабрь 2018, 16:09

Театр марафоны Уфа аша үтәчәк

Уфа Бөтенрусия театр марафоны маршрутына кертелгән. Чаралар Идел буе федераль округы театрларында 20 апрельдән 6 июньгә кадәр уздырыла.

Бөтенрусия театр марафоны18 гыйнварда Владивостокта башлана. Анда катнашучы театрлар саны 90нан артык, чаралар саны — 700 тирәсе. Марафон ноябрьдә Калининградта тәмамлана.
Театр марафоны вакыйгалары онлайн режимда күрсәтелеп барачак. Аны илебездәге 30 миллионга якын кеше карый алачак. Мәдәниятне, спортны һәм туризмны үстерү мәсьәләләре буенча Бөтенрусия киңәшмәсендә мәдәният министры урынбасары Павел Степанов шул хакта хәбәр иткән.
Театрның икенче төбәккә сәфәре барышында аның репертуарыннан иң яхшы спектакльләр күрсәтелә, фотокүргәзмәләр, билгеле актерларның, режиссерларның һәм театр җитәкчеләренең осталык дәресләре оештырыла. Моннан тыш, Театр елы символы илнең 85 төбәге буйлап тантаналы рәвештә күчереп йөртелергә һәм Театр марафонын ачу тантанасында округның билгеле театр эшлеклеләрләренә тапшырылырга тиеш.
Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан
Читайте нас: