Барлык яңалыклар
Мәдәният
24 декабрь 2018, 13:00

Театр елына старт бирелде

Президент Владимир Путин Указына ярашлы, 2019 ел Русия Федерациясендә Театр елы дип игълан ителде.

Аның төп бурычлары илнең театр традицияләрен һәм уңышларын саклау һәм популярлаштыру; төрле шәһәрләрдә яшәүчеләрне театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән таныштыру мөмкинлеге тудыру, театр эшен оештыруны камилләштерү һәм театр белеме мәсьәләләренә игътибар юнәлтүгә бәйле.

Исемле ел кысаларында колачлы халыкара һәм бөтенрусия чаралары планлаштырылган. Марттан ноябрьгә кадәр Бөтенрусия театр марафоны оештырылачак, ул Владивостокта башлана һәм, бөтен илне үтеп, Калининградта тәмамланачак. Шулай ук киләсе елда “Алтын битлек” 25нче фестиваль, Чехов исемендәге ХIV Халыкара театр фестивале үтәчәк, Когалым шәһәрендә Кече театр сәхнәсен ачу тантанасы булачак, шулай ук Губерния театрларының җәйге фестивале, Русиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале, Русия үзешчән театрлар фестиваль-конкурсы үткәрү дә каралган. Шул ук рәттән программада Русия Театр әһелләре берлеге чаралары, “Русиянең театр энциклопедиясе”н бастыру, тематик форумнар, очрашулар, осталык дәресләре оештыру да урын алган. Русиядә Театр елының бөтенрусия программасын үткәрү буенча оештыру комитетын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец җитәкләде. Барлык төбәкләрдә дә 13 декабрьдә Театр елын тантаналы ачуның бердәм көнен оештыру турында карар кабул ителде.

Безнең район да искәрмә булмады, Театр елы бу көнне Елена Венедиктова пьесасы буенча “Маска” рус театрының үзешчән актерлары сәхнәләштергән спектакль белән башланды. Театр режиссеры П.Л.Тупицо мәхәббәт һәм кичерү, авылда сәнгатьне үстерү кебек көнүзәк проблемага мөрәҗәгать иткән. Персонажлар тормышында комик күренешләр дә, уйланырга мәҗбүр иткән вакыйгалар да урын алган, гомумән, спектакль тамашачыларның күңеленә хуш килде, Петровнадан (Светлана Тупицо) рәхәтләнеп көлсәләр, мөлаем Настя (Светлана Гайнатуллина), тыныч һәм тугры, шул ук вакытта тәкәббер Екатерина (Светлана Рудой) өчен борчылдылар да, шатландылар да. Павел Тупицо һәм Георгий Цэдиш та рольләрен бик оста башкарды.

Театр актерларын һәм тамашачыларны, барлык мәдәният хезмәткәрләрен район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары А.Р.Мофазалов Театр елы белән ихлас котлады. Ул, үзенең үсмер елларын, мәктәптә һәм авыл сәхнәсендә куелган тамашаларда катнашкан, репетицияләргә йөргән чакларын искә төшереп һәм боларның барысының да яшьләрне берләштерүдә зур роль уйнавын сызык өстенә алып, районда театр тормышының җанлануына ышаныч белдерде.

Һөнәри театр коллективларына килгәндә, районда алар өчәү: “Яшьлек” татар халык театры (җитәкчесе И.Ф.Насыйров), якын көннәрдә халык театры исемен алачак “Хыял” башкорт театры (Г.Х.Әхмәтшина) һәм “Маска” театры (П.Л.Тупицо). Киләсе елда алар тамашачыларны яңа көнүзәк спектакльләр белән шатландырачак, ә театр яратучыларның “Театр мозаикасы” район конкурсында үзенең сәләтен күрсәтү мөмкинлеге булачак.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: